Эшләү тәртибе: шимбә белән якшәмбедән башка көн саен сәгать 8.00дән 17.00гәчә
Интернеттагы рәсми битебез: www.museum.ru/M2681
Музейның күргәзмәсе безнең якның бик борынгы заманнардан алып XX гасыр ахырларынача тарихы белән таныштыра. Кукмара бистәсендәге, Мәчкәрә авылындагы һәм Зур Кукмара янындагы каберлектәге археологик казулардан табылган әйберләр киң итеп күргәзелә - Алексей Михайлович патшалыгы заманы көмеш тәнкәләреннән ясалган фин-угор хатын-кыз бизәкләре, чигә бизәкләре гәрәбәләре, балчык эшләнмә кисәкләре, Алтын Урда заманының керамик су торбасы кисәге, һәм башкалар.
Кукмараның 700 ел тирәсе алып торган тарихы турында нигездә XIX - XX гасырлар документ, фоторәсем, этнографик һәм көнкүреш әйберләре сөйли. Иске бина фоторәсемнәре арасында бигрәк тә итек фабрикасы хуҗалары абыйлы-энеле Комаровлар торган йорт күренешләре игътибарны җәлеп итә. Ул фабрикада ясалган әйберләр күргәзмәгә куелган, шул исәптән чиккән итекләр; тагын 1870-1890ынчы елларда Володиннар кәсепханәсендә ясалган самавыр, комган, бакыр поднослар.
Этнографик материал төрле халыклар - татар, шул исәптән керәшен татар; урыс һәм мариларның тормыш үзенчәлекләрен чагылдыра. XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар авыл кешесе өе эчке җиһазланышы торгызылган.
"Бөек ватан сугышы" бүлегендә "Үлем үзәне" һәм "Нева янындагы бер урынчык"тан китерелгән совет һәм немец солдатлары корал һәм әйберләре кисәкләре күргәзмәгә куелган. Безнең яктан чыккан биш Советлар Союзы Героеның сурәтләре, бүләкләү рәсми битләре күрсәтелә, Кукмара районы призывникларыннан җыелып беткән 147-нче укчы дивизиянең сугыш юлы һәм Татарстан Республикасы "Хәтер китабы"ның 25 томы.
(Рәсми сайттагы язмадан тәрҗемә ителгән.)
(Фоторәсемнәр бүлегендә карарга әйберләр күп)